ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Буа шәһәренең гомумүсеш төрендәге «Әкият» балалар бакчасында экологик әкият үткәрелде. «Урман атнасы – 2018» акциясе кысаларында планета үпкәләренең кеше тормышындагы роле турында балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде.

«Автозаправка станциясе янында нефть продуктлары туфракка түгелә", - Бөгелмә районының табигатьне саклау буенча җәмәгать инспекторыннан экологларга шундый хәбәр килде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге урынга чыгып табигать саклау законнары бозылу фактын раслады.

Бүген Нурлатта муниципаль район Советының чираттагы егерме җиденче сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурлар министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов, Илгиз Салихов һәм Шамил Яһудин катнашты.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Республикасының Байдаркаларда һәм каноэда йөзү федерациясе президенты булып сайланды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы кандидатурасы бүген Суның йөзү төрләре үзәгендә чираттан тыш сайлау конференциясе катнашучылар тарафыннан бертавыштан хупланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Идел буе физик культура һәм туризм дәүләт академиясе ректоры Йосыф Якупов катнашты.

Арча районында Казансу елгасының акваториясе һәм яр буе зонасы тикшерелде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә су саклау зоналарында табигать саклау таләпләренең үтәлүен тикшерү буенча уртак рейд уздырды. Рейд барышында 6 хуҗасыз ятьмә алынды һәм Россия Федерациясе Су кодексын бозуның 9 факты ачыкланды. "Су саклау зоналары буйлап автотранспортта йөрү һәм аларны бирегә кую фактлары буенча административ эшләр кузгатылды.

Питрәч районы Яңа Шигали торак пункты янәшәсендә урнашкан 160 кв. метр мәйданлы законсыз чүплек экологлар таләбе буенча юкка чыгарылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чүплекне рейд барышында ачыклады. Көнкүреш техникасы, мебель калдыклары һәм гомуми күләме 80 м³ тәшкил иткән башка көнкүреш калдыклары элегрәк предприятиеләрнең берсенеке булган җир кишәрлегендә ачыкланды. Район Башкарма комитеты һәм оешма җитәкчелеге тырышлыгы белән чүплек урыны тәртипкә китерелде, чүп якында урнашкан полигонга чыгарылган.

1-18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" Россиякүләм балалар өчен рәсем конкурсында катнаша ала. Аның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кайбыч районының Кошман авыл җирлеге территориясендә җир асты байлыгын лицензиясез алу факты ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм Кайбыч районы Прокуратурасы хезмәткәрләре җир асты байлыклары белән законсыз эш итү очрагын башлангыч мәлендә үк ачыклады. Әлеге урында теркәлгән төягеч машина гомумтаралган файдалы казлыма (ком) алу белән мәшгуль иде. Табылган файдалы казлыма, махсус техника хуҗасы әйткәнчә, Мөрәле торак пунктында поселок эче юлларын төзү өчен чыгарылган. Әлеге факт буенча ТР Экоминистрлыгы инспекторлары тарафыннан административ эзләтү эше алып барыла, китерелгән зыян күләме исәпләнә.

Бүген "Чиста Татарстан" тапшыруында экологик тәрбия һәм халыкны агарту турында сөйләнәчәк. Студия кунаклары – ТР Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм табигатьтән файдалану институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. Чакырылган экспертлар Татарстанда экологик мәгариф системасының корылышы турында, якын киләчәктә республикада яшәүчеләрне нинди табигать саклау чараларының көтүе турында сөйләячәк.

15 сентябрьдә республиканың барча территориясе буйлап генераль өмә узачак. Бөтендөнья чисталык көне кысаларында Татарстан "Илнең генераль өмәсе", "Яшел Россия" һәм "Булдырырбыз!" экология акцияләренә кушылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International