Казанда Идел елгасы тирәсендә законсыз кар түгү урыны табылган

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Гыйнвар урталарында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк  территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Отар бистәсендә карны тиешсез түгү урынына тап булган. Алар Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм “Росреестр” ТР буенча идарәсе белгечләре белән берлектә әлеге территориянең санитария-экологик торышына тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында Россия Федерациясе табигатьне саклау законын һәм Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу факты расланган. Су саклау зонасында реагентлар белән пычранган кар өеменең 10 га артыграк мәйданны биләп торуы билгеләнгән. “Росреестр” ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге җир кишәрлеге юридик затка карый. Гаепле затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясы нигезендә административ җаваплылык: вазыйфаи затларга – 8 меңнән 12 мең сум күләмендә, юридик затларга –  200 меңнән 400 мең сум күләмендә штраф яный. РФ Җинаять кодексының  247 статьясында (“Экологик яктан хәтәр матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу”) күздә тотылган җинаять билгеләре булу сәбәпле, барлык материаллар да өстәмә рәвештә прокуратурага, хокук саклау органнарына  карап тикшерүга һәм тиешле карар кабул итүгә җибәреләчәк. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International