Татарстан Югары суды Нурлат предприятиесенең әйләнә-тирә мохитне пычратуга өлеш кертүе буенча экологлар фикерен хуплаган.
Моңа кадәр дәүләт күзәтчелеген хәл иткәндә Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан металл базасы территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитария-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве ачыклануын искә төшереп үтик. Территорияне тикшергәндә, оешманың җир өстендә 180 кв.м мәйданда кара тимер ватыгын, шулай ук 360 кв.м мәйданда биналарны сүтүдән калган чүп-чарны вакытлыча саклауны оештырганлыгы билгеләнгән. Ә бу табигатьне саклау законы – “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” № 7-ФЗ Федераль законның 51 статьясындагы таләпләрне бозу, дигән сүз. Моннан тыш кара тимер ватыгын җыю пункты территориясенең, СанПин 2.1.7.1322-03 таләпләрен санга сукмыйча, мөстәкыйль чистарту корылмалары белән яңгыр суларын агызу челтәре һәм саклагыч туфрак өемнәре белән тәэмин ителмәгәнлеге мәгълүм булган.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, юридик затка Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча беркетмә төзелгән. Тик оешма, җәза чарасы белән килешмичә, ТР Югары судына мөрәҗәгать иткән. Суд исә металл базасына дәүләт кеременә 100 мең сум акча түләү бурычын йөкләгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте