Экологлар тикшерүеннән соң Чаллы шәһәре предприятиесендә газ чистарту җайланмасының сыйфатын үзгәртү карарына киленгән. Табигатькә битараф булмаган гражданнарыбыз ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Ремонтный проезд урамы ягыннан ниндидер ят иснең таралуы турында хәбәр иткән. Экологлар административ тикшерү барышында иснең каян килүен ачыклаган. Сәнәгать предприятисенең буяу участогында файдаланыла торган гидрофильтрның бик нык пычрануы сәбәпле, кичекмәстән яңасына алыштыруны таләп итүе мәгълүм булган. “Атмосфера һавасын саклау турында” №96-ФЗ Федераль законның 30 статьясы нигезендә, стационар чыганакларга ия булучы юридик затлар газ чистарту җайланмаларыннан һәм атмосфера һавасына пычрак матдәләрнең чыгарылуын контрольлектә тоту өчен билгеләнгән җиһазлардан файдалану кагыйдәләрен үтәүгә бурычлы. Инспекторлар ачыкланган закон бозу очрагы буенча вазыйфаи һәм юридик затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 статьясындагы 3 өлеше (“Газларны чистарту һәм атмосфера һавасына һаваны пычратуга китерердәй зарарлы матдәләр чыгуга контрольлек итү өчен билгеләнгән корылмалардан, җиһазлардан яки аппаратурадан файдалану кагыйдәләрен бозу, алардан файдаланмау яки төзек булмаган мондый корылмалардан, җиһазлардан яисә аппаратурадан файдалану”) нигезендә административ беркетмәләр төзеп, газ чистарту корылмасын модернизацияләү турында күрсәтмә тапшырган.
Хәзерге вакытта кимчелекләр юкка чыгарылган. Предприятие буяу участогындагы фильтрларны тулысынча алыштырган. Бу хәзер предприятиедән чыккан газларны нәтиҗәле чистарту мөмкинлеген тәэмин итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте