“Зур шәһәр экологиясе”. 20-22 март көннәрендә Санкт-Петербургта XIX Халыкара форум үткәрелә

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

2019 елның 20-22 мартында Санкт-Петербургта “Экспофорум” конресс-күргәзмә үзәге территориясендә “Зур шәһәр экологиясе” дигән  XIX Халыкара форум уздырыла. Чарада катнашуга Россия шәһәрләре һәм субъектларының табигатьне саклау хезмәтләре, төбәкләрнең законнар чыгару җыеннары, шәһәрләрнең экологик советлары, табигатьне саклау бурычларын хәл кылуда файдаланыла торган җиһазларны җитештерүчеләр, җибәрүчеләр вәкилләре, хезмәт күрсәтүчеләр чакырыла.

Форумда катнашучылар экологик сәясәт һәм шәһәрләрнең социаль-икътисадый үсеш программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре, шулай ук шәһәр мохите белән идарә итүгә бәйле мәсьәләләр: экология законнары һәм аларны тормышта куллану, предприятиеләргә экологик күзәтчелек, су объектларын саклау, сулыкларның яр буйларын ныгыту һәм яр буйларын саклау, предприятиеләрдә экологик менеджмент, махсус сакланылышлы табигый территорияләр, халыкны экологик яктан агарту, инновацион экологик технологияләрне гамәлгә кертү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Программа махсус күргәзмә, тематик конференцияләр, семинарлар һәм “Түгәрәк өстәл” ләр үткәрүне үз эченә ала.

Форум турында һәм анда катнашучыларны теркәү турында тәфсиллерәк мәгълүматлар белән форумның рәсми сайтында (www.ecology.expoforum.ru) танышырга була. Чара дирекциясенең элемтәгә керү өчен телефоннары +7 (812) 240 40 40 (доб. 2112, 2291), e-mail: ecology@expoforum.ru.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International