ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Самосыр бистәсенә рейд барышында пычрак карны рөхсәт ителмәгән урынга аударып-өеп калдыру фактын ачыклады. Кар өеменең 20 мең кв.м артыграк мәйданны биләве билгеләнде. Урынга тикшерүләр уздыру барышында, пычрак карның хәвефлелек классын билгеләү максатыннан, кар пробалары алынды. Вазыйфаи затка карата административ тикшерү кузгатылды, Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 статьясы (“Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу) нигезендә административ беркетмә төзелде. Министрлык лабораториясе белгечләре язын бу урында пычрак кар өеменең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысының ни дәрәҗәдә булуын билгеләү өчен кабат кар пробалары алырга җыена. Экологлар карны законсыз аударып калдыру фактларын ачыклау һәм мондый очракларны булдырмый калу эшен көчәйтелгән режимда дәвам иттерә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте