Республикабызның Әлмәт районы Колшәрип авыл җирлеге территориясендә законсыз чүп өеме ясалу турында эшне тикшерү дәвам итә. 2018 елның апрелендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан җәмәгать туклануы предприятиесе бинасын төзекләндерүдән хасил булган 482 кв. м мәйданда чүп өеме табылганлыгын искә төшерик. Чүпне тиешсез урынга ташлаган подряд оешмасы, административ җаваплылыкка тартылып, 500 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булган. Моннан тыш әлеге оешмага чүплекне юкка чыгару эшләрен башкару бурычы йөкләнгән.
Экологлар чүп составын өйрәнү барышында делопроизводство калдыкларына, шул исәптән принтер өчен 8 картриджга тап булган. “Басу җайланмалары картриджларының калдыклары хәвефлелеге 4 класс булган калдыкларга, ягъни аз хәвефле калдыкларга керә. Закон таләпләре нигезендә, аларны полигонга чыгару тыела. Җәмәгать туклануы предприятиесе калдыклар паспортын булдырып, җитештерү калдыклары учетын алып барырга һәм калдыкларын кабул итүче махсус оешма белән килешү төзергә тиеш иде, әмма биредә боларның берсе дә хәл ителмәгән булып чыкты”, – ди дәүләт инспекторы Ригина Рафагетдин кызы. Предприятие 8.2 статья (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр яки башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча җаваплылыкка тартылган. Әмма юридик зат, экологлар карары белән килешмичә, ТР Югары Судына мөрәҗәгать иткән. Ләкин ТР Югары суды экологлар таләпләренең нигезле булуын таныган. Хәзер җәмәгать туклануы предприятиесенә 100 мең сум күләмендә штраф түләргә, калдыклар паспортын эшләргә һәм аларның учетын яхшылап алып барырга туры киләчәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте