Рус география җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, битараф булмаган гражданнар һәм А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды драйверлары 30 000 м² яр буе зонасын һәм Казансу елгасының 2 500 м² төбен чүп-чардан чистартты.
Җыештырырга – бөтен гаилә белән! Нурлат шәһәренең 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Татьяна Чибидина укучыларга гына түгел, ә аларның ата-аналарына да шундый чакыру белән мөрәҗәгать иткән. Газиз районда әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итү максатында укытучы "Әти, әни, мин – экогаилә" акциясенең инициаторына әйләнгән.
Бүген Киров өлкәсенең әйләнә-тирә мохитне саклау министры Алла Албегова җитәкчелегендә килгән хезмәттәшләр Татарстанның экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән танышты. Атмосфера һавасының сыйфатын территориаль күзәтү системасы һәм экологлар эшендәге техник яңалыклар турында делегациягә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков сөйләде.
19 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Чиста су. Казан" IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс узачак. Конгресс-күргәзмә чарасы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Су ресурсларының федераль агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Яр Чаллы укучылары санкцияләнмәгән чүплек урынын һәм аның сәбәпчеләрен ачыклады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсенә калдыкларны туфракка ташлау турында хәбәр килде. Табигать саклау нормаларының бозылуын Түбән Камада яшәүче кеше телефон камерасына теркәгән. Фотодан күренгәнчә, изоляция материаллары калдыкларын төягән КамАЗ машинасы күпкатлы йорт яныннан китеп бара. Соңыннан – шәһәр читендә – калдыклар туфракка ташлана.
Быелның май аенда Әлмәт районының Түбән Мактама штп төзелеш калдыклары белән чүпләнгән территория ачыкланды. Калдыкларны законсыз урнаштыру урыны 160 квадрат метр тәшкил итте. Морфологик составы буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары ремонт эшләре алып барылган шәһәр учреждениесен ачыклады, соңыннан – хокук бозучыларның эзенә төште.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 6642 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 2833 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1068 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 927 хәбәрләмә каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында республика территориясендә калдыкларны утильләштерү эшчәнлеген үстерү турында фикер алыштылар. Министр Александр Шадриков Көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итүче региональ оператор һәм Татарстанда каты коммуналь һәм сәнәгый калдыкларны эшкәртү өлкәсендә бизнес җәелдерүче эшкуарлык вәкилләре белән очрашты.
Нурлат шәһәренең 1 нче санлы "Родничок" гомумиүстерү төрендәге балалар бакчасында квест-уен булды. Балалар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнде, үсемлекләрнең үсеш чылбырын төзеде, хайваннарны тереклек итү урыннары буенча урнаштырды.