Бүген Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанда юл буйларының экологик торышын бәяләде. Кар пробалары тикшерелә

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре автомобиль юлларының юл буе полосаларына тикшерү үткәрде. Юл челтәре участокларын җыештыру һәм карап тоту өчен җаваплы подряд оешмалары вәкилләре катнашында Казан шәһәре Совет районының 4 урамында кар пробалары алынды. Җирдә реагентлар белән пычранган кар өемнәрен тотарга ярамый, дип аңлатты экологлар. Алынган кар пробаларында зарарлы матдәләр микъдарының тиешледән артыграк булуы ачыкланган очракта закон бозучыга, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә, 100 меңнән 250 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф яный.

Алынган кар пробалары нәтиҗәләре бер атнадан соң мәгълүм булачак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International