Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 181 мөрәҗәгать кергән. Шуның икесе – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар шулай ук “Халык контроле” системасы аша алынган – 56 һәм Министрлыкның электрон почтасы, “кайнар линия” телефоны, WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша кергән 55 хәбәрне карап тикшергән. Гражданнарны шәхсән кабул итүләр вакытында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 68 мөрәҗәгать калдырылган.
Табигатьне саклау законын бозу очраклары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итеп булуын искә төшерәбез:
- (843)267-68-67 телефоны аша;
- электрон почта аша: eco.signal@tatar.ru;
- интернет-кабул итү бүлмәсе аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram каналары аша, +79872169779 номерын җыеп;
- “Халык контроле” системасында “Экология” бүлеге аша;
- “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасы аша.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте