Балаларны экология яктан тәрбияләү – хәзерге вакытта телдән төшми торган темаларның берсе. Балалар белән эшләүче педагоглар төрледән-төрле экологик чаралар һәм дәресләр үткәреп килә. Чаллы шәһәренең 28 һәм 43 нче мәктәпләрендә балаларны экологик яктан агарту максатыннан чыгып, экология дәресләре үткәрелде. Урамда үзен ничек тотарга икәнен аңлап үссеннәр, шулай ук табигатьне, әйләнә-тирә мохиткә карата ихирамлы, игътибарлы булсыннар өчен балаларга кечкенә сыйныфлардан ук экология дәресләрен үткәрергә кирәк. Педагоглар аңлаешлы телдә укучыларны чүпне аерып җыю, эшкәртү, табигый байлыкларны сак тоту, аларга сакчыл караш, табигый байлыклардан кабат файдалану кебек төшенчәләр белән таныштырды. Экология дәресләренең үзенчәлеге шунда: балаларга бик тә кызык һәм мавыктыргыч мәгълүматлар ирештерүдән тыш, аларда иҗади биремнәр, өстәл уеннары, гадәти булмаган тарату-өләшү материаллары да кулланыла. Кеше табигать байлыкларын кулланмыйча гына яши алмый. Һәм нәкъ менә экология, зыян китермичә генә, табигатьтән ничек файдаланырга икәнен өйрәтә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте