Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучыларыы өчен экология сәгате үткәрде. Идарә белгече Фирдәүсә Латыш икенче курс студентларына табигатьне саклау ведомствосының эше һәм республикабызның Төньяк төбәге экологиясе турында сөйләде. Ул үсеп килүче буынны экологик яктан тәрбияләү темасын, бу өлкәдә мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирүче педагоглар эшенең әһәмиятен яктыртты. Ә инде 211нче төркем студенты Ришат Сәйфетдинов яраксызга әйләнгән батареяләрнең зыяны турында үзе үк иҗат иткән видеороликлары белән таныштырды. Экологлар әлеге теманың ни өчен әһәмиятле булуын һәм ни өчен һәркайсыбызның игътибарын таләп итүен гади тел белән генә аңлату мөмкинлеге биргән студент иҗатын югары бәяләде. “Экологик белем бирү халык хуҗалыгын үстерүне һәм яңа тормыш рәвеше нигезен тәэмин иткән факторга әйләнә. Сезнең һәм безнең, ягъни экологлар һәм булачак педагогларның максаты – үсеп килүче буында әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туып үскән ягыбызның табигатен өйрәнүгә һәм саклауга этәргеч бирү”, – дип билгеләп үтте Фирдәүсә Латыш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте