Тере һәм тере булмаган табигать белән үзара бәйләнеш үзенчәлекләре, урманнарның экологик әһәмияте, Кызыл китапның хайваннар дөньясы. Бүген Казан шәһәрендәге Идел буе районының «Галактика» белем бирү үзәге - 35-нче лицейда белем бирү дәресе кысаларында әлеге һәм башка мәсьәләләрне тикшереп ачыкладылар. Чараны 4 «б» сыйныфы укучылары өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге белгечләре үткәрде.
«Чиста биттән!» экологик рәсемнәр конкурсы 1-11 сыйныф укучылары өчен игълан ителде. 10 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы А3/А4 форматындагы төсле карандашлар, буяулар, фломастерлар (башкару техникасын автор үзе сайлап ала) белән башкарылган эшләрне кабул итә. Рәсемнең бит ягында түбән уң як почмагында авторның фамилиясен, исемен, сыйныфын, белем бирү оешмасының һәм эшнең исемен күрсәтергә кирәк. Икенче ягында - элемтә өчен телефон номерын һәм электрон почта адресын. Эшләр Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, 108 кабинет адресы буенча кабул ителә.
Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрнең ниндиләрен белергә һәм үтәргә кирәк, хокук бозуларның нәтиҗәләре нинди? ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәт шәһәренең 2нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән эко-әңгәмә үткәрде. Балалар, яшь булуына карамастан, әйләнә-тирә мохит турында күп белә һәм үзләренең белемнәрен зур кызыксыну белән тулыландыра. «Урманда тапталган сукмаклардан, яңаларын төземичә, йөрергә кирәк, тавышланмаска, кырмыска ояларын җимермәскә, чәчәкләрне бәйләме белән өзмәскә кирәк», - дип сөйләде экологлар.
Бүген «Чиста Татарстан» тапшыруында калдыкларны аерым җыю темасы буенча фикер алышачаклар. Аерым җыюның әһәмияте нәрсәдә, икенчел чималдан нәрсә җитештерәләр һәм республика башкаласында әлеге системаны кертүнең нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм калдыкларны эшкәртү буенча компания вәкиле Илнур Рамазанов сөйләячәк.
Суда гомумтаралган файдалы казылмалар табу шартларын бозган өчен җир асты байлыкларыннан файдаланучыга 500 мең сумга кадәр административ штраф яный.
"Чәчәкләр, үләннәр һәм агачлар үсә торган Җирнең зур байлыгы кешеләр һәм хайваннар өчен йорт булып хезмәт итә, аларны тукландыра. Боларның барысы да – туфрак турында", – дип сөйли башлады планетабызның әһәмиятле табигать ресурсы турында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре. "Туфрак" темасына эко-дәресне алар Буадагы лицей-интернатның (сәләтле балалар мәктәбе) бишенче сыйныф укучылары өчен уздырды.
Үсеп килүче буында экологик культура һәм планета язмышы өчен җаваплылык хисен тәрбияләү. Минзәлә районы укытучылары, ТР Экоминистрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре һәм Татарстанның эко-активистлары үзләре алдына шундый бурыч куя
Чиләбе өлкәсенең Мөлкәт һәм табигать ресурслары министрлыгы аукционнар уздырылуы турында хәбәр итә
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы кайнар линиясенә җирле гөмбәчеләрдән Әлмәт районында люминесцент лампалар чүплеге турында хәбәр килде. Урынга чыккан ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган калдыкларны Урсала микрорайоныннан 5 км ераклыкта туфракка ташланган булуын ачыклады. «Бу очракта сүз терекөмешле калдыклар турында бара, алар беренче, иң югары, куркыныч классына карый. Чүплек мәйданы 7,5 кв. м тәшкил итә, ә ташландык лампалар саны 500 данәдән артык», - дип сөйләде экологлар.
Танылган сәяхәтчедән лекция һәм дайверлардан мастер-класслар. «Байтик» балалар лагеренда «Туган як экологиясе» республика конкурсына йомгак ясалды. Табигатьне саклауга һәм экологиягә ярдәм итүгә юнәлтелгән проектлар бөтен Татарстан укучыларыннан килде. Эшләрне яклау өчен конкурс финалының турыдан-туры этабына 6 төркем чакырылды. Балаларга А.А.Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отрядының экспедиция эшчәнлеге турында сөйләделәр. туристлар җиһазы һәм кирәк-яраклар белән таныштырдылар. Экстремаль хәлләр һәм тауларга менүдән алган хис-тойгылары белән Мәскәүдән сәяхәтче һәм альпинист Дмитрий Петров уртаклашты.