ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Куркынычлы калдыкларны күмүдән экологик зыянны киметү һәм экологик куркынычсыз утильләштерүне популярлаштыру максатларында Россиядә автомобиль шиннарының легаль булмаган чүплекләрен бетерү проекты эшли башлады. Утильгә озатылырга тиешле хуҗасыз шиннарның стихияле күчләре, чыгарылып кына калмыйча, махсус предприятиеләрдә резин валчыкларына эшкәртеләчәк, түбә ябу материаллары яки битум пластигы составына эләгәчәк, су сиптерүнең тамчы тамызу системасына яки эшләнмәләрнең бүтән төрләренә әвереләчәк.

Калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру урыны Бөгелмә шәһәренең Ленин урамында вертолет ярдәмендә ачыкланды.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары салкын килеш сыктырыла торган көнбагыш мае җитештерү белән шөгыльләнүче Казан юридик затына (заводка) карата административ эзләтү эшен кузгатты.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Кама елгасында лицензияле кишәрлеккә карамаган урында комлы-вак ташлы катнашма алыну фактын теркәде.

2018 елда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 10351 хәбәр алынды. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора. Барлык хәбәрләрнең 54%ы "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша килде. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1303 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 1280 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2177 мөрәҗәгать алынды.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Кайсы гына батареяны алсак та, аңарда аркылы сызылган контейнер рәсемен күрергә мөмкин. Безгә шул рәвешле бу әйберне гадәти чүп чиләгенә ташларга ярамаганлыгын аңлаталар, чөнки галимнәр раслаганча, һәр батарея 100 ел таркала һәм 20 кв. м. туфракны агуларга сәләтле.

Бүген Ютазы районының Урыссу бистәсендә гражданнарны кабул иткәндә атмосфера һавасын саклауны тикшереп тору, нефть шламы амбарларын бетерү, эко-сыйныфларда белем бирү процессын технологик тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Татар табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары - Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров халык белән очрашты.

Һавадан күзәтү барышында Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамында калдыкларны санкциясез урнаштыру ачыкланган.  Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тауарлар төргәкләү өчен пластмасс эшләнмәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба сату һәм җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарга карата административ эш кузгаткан.

Сабый йөрәге игелек өчен ачык булганда, экологик тәрбияне башларга кирәк. Балаларга аларның табигатьтән көчлерәк булуын һәм шуңа күрә аны якларга, сакларга һәм кайгыртырга тиешлекләрен күрсәтү мөһим.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнары бозылуын ачыклады, ә атап әйткәндә, су объектының (Куйбышев сусаклагычы) 20 метрлы яр буе полосасыннан иркен файдалану мөмкинлеге чикләнгән.

Инспекторлык составының квалификациясен үстерү максатларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында "Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге" темасы буенча укыту уздырыла. Бүген министр Александр Шадриков рәислегендә Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров һәм Росприроднадзорның ТР буенча идарәсе вәкилләре инспекторлар өчен укулар уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International