ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының җир асты байлыкларына 7 505 752 сум күләмендә зыян китерелү турында “ЭкспертРТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата дәгъвасы буенча Казан шәһәре Мәскәү районы суды карары законлы көченә кергән. 2017 елның җәендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә эшләүче дәүләт инспекторларының Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очрагын ачыклавын искә төшерик. Су транспортының рөхсәт ителгән участоктан читтә ком-гравий катнашмасын чыгаруы билгеләнгән. Чыгарылган файдалы казылма күләменең 44 183 тонна тәшкил итүе исәпләп чыгарылган.
Тикшерү үткәрелгәндә, оешма югарыда телгә алып үтелгән җир кишәрлегендә эшчәнлекне законлы төстә алып баруын дәлилли алмаган. Шуңа күрә ул Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган административ җаваплылыкка тартылган – аңа 800 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.
Ләкин җәмгыять әлеге карар белән ризалашмыйча, экологларның карарын законсыз дип тану һәм аны юкка чыгару турында башта ТР Арбитраж судына, аннан Унберенче арбитраж апелляция судына һәм Идел буе округы Арбитраж судына шикаять җибәргән. Тик Кама буе территориаль идарәсе белгечләренең карары үзгәрешсез калган.
Штрафны түләтү өчен Федераль суд приставлары хезмәтенә башкару кәгазе җибәрелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте