1 апрельдән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Арча, Буа һәм Иннополис шәһәрләре мәктәпләрендә яраксызга әйләнгән батареяләрне җыю буенча конкурс башланды. Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, “Дюрасел Раша” ҖЧҖ, җирле үзидарә органнары, шулай ук Татарстанның көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – “Гринта” ҖЧҖ.
Мәктәп укучылары яраксызга әйләнгән батареяләрне ике ай дәвамында “Дюрасел Раша” биргән савытларга җыеп барачак. Иң актив балалар һәм уку йортларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Табигатьне саклау акцияләрен даими оештырып, аларда катнашып килүче “Гринта” операторының Чаллы мәктәпләре өчен махсус призны гамәлгә куюын да билгеләп үтәргә кирәк. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә иң күп батарея җыйган мәгариф учреждениесе укучыларына бүләккә компьютер тапшырылачак.
“Бәйгенең әһәмияте – бәһаләп бетергесез зур. Балаларыбызда тәртипнең яңа моделен – табигатькә, шулай ук икенчел ресурсларга карата сакчыл мөнәсәбәт булдыруга зур өлеш кертү дигән сүз бу”, – дип билгеләп үтте “Гринта” ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте