Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чарада экология өлкәсендәге законнарны бозу, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, халыкны агарту, экологик белем бирүдә хезмәттәшлек итү кебек мәсьәләләргә кагылып үтелде. Чара барышында мәктәпләр укучылары Көньяк-Көнчыгыш һәм Кама аръягы территориаль идарәләрендә булды. Балалар анда ведомствоның атмосфера һавасын, су объектларын һәм туфракны саклау өлкәсендәге эшчәнлеге, дәүләт инспекторларының эше белән танышты, экологик лабораторияләрнең тикшеренүләрен үз күзләре белән күрде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте