Әлмәттә сабыйлар канатлы дусларын яңа сыерчык оялары белән каршылады

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәр шартларында табигать белән аралашу мөмкинлекләре бик чикле. Шуңа күрә балаларны тирәлектәге табигать объектлары белән таныштыру экологик культура формалаштыру буенча иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

Шуны истә тотып, Әлмәт шәһәре “1нче балалар бакчасы – баланы үстерү үзәге”ндә тәрбияләнүче сабыйларга, олылар белән бергәләшеп, “ЭкоЯз-2019” акциясе кысаларында кошлар өчен матур “өйчек”ләр ясау бурычы йөкләнгән иде. Сыерчык оялары арасында ниндиләре генә юк: гадәтиләре, гадәти булмаганнары... Ясаучыларының ничек тырышканлыгы, кем әйтмешли, сукыр күзгә дә күренә! Кош “торак”ларының кайберләре декоратив элементлар, җете рәсемнәр белән бизәлгән. Арада хәтта “ишеге”нә пәрдә эленгәннәре дә бар. Кош “өйчек”ләре балалар бакчасында оештырылган күргәзмәдә кукраешып утырганнан соң әлеге учреждение территориясенә элеп куелды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре әйтүенчә, кышлау урыннарыннан әйләнеп кайткан кошчыклар, үзләренә яңа “торак”лар үзләп табып, “өй” һәм яз җылысына сөенешә-сөенешә, берсеннән-берсе уздырып сайрый хәзер.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International