4 апрель көнне Чаллы мәктәпләренә батареяләр җыю өчен контейнерлар тапшырылачак

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

4 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Чаллыда “Орион” Яшьләр үзәгендә шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә батареяләр җыю өчен контейнерлар тапшыру тантанасы була. Чара, 2019 елның санитария-экология икеайлыгы кысаларында, яраксызга әйләнгән батареяләр җыю буенча “Дюрасел Раша” ҖЧҖ белән республика күләмендәге уртак акция кысаларында уздырыла. Чаллы шәһәрендә акцияне оештыручылар – “Орион” Яшьләр үзәге (“Чүп.Бүтән.Юк.Чаллы” экологик хәрәкәте) һәм, ТР Көнчыгыш зонасы операторы – “Гринта” ҖЧҖ белән хезмәттәшлек нигезендә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр идарәсе ярдәмендә, Чаллы шәһәренең 4нче Экология-биология үзәге.

Мәгариф учреждениеләрендә батареяләрне аерып җыю буенча акциягә 2019 елның 31 маенда йомгак ясалачак. Иң актив укучылар һәм мәктәпләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International