ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Калдыклар белән эш иткәндә һәм предприятиене эксплуатацияләгәндә таләпләрне үтәмәү, су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу, җирләрне бозу. Кама Тамагы ш.т.п. предприятие тарафыннан табигать саклау зонаннары бозылган.

Татарстан Республикасының Арча районында (Арча ш., Интернациональная урамы, 41) 6 декабрьдә 9.00-10.00 сәгатьләрдә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров халык сорауларына җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы чыгарган штрафларны түләү, шулай ук табигатьтән файдаланучы предприятиеләр тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә тискәре зыян өчен түләүләр экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелә. Килгән барлык акчалар, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә, муниципаль районнарның Башкарма комитетлары тарафыннан табигать саклау чараларын уздыру өчен кулланыла.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Республика территориясендә эшен бетергән химик ток чыганакларын җыю һәм утильләштерүне үстерү мәсьәләсе турында бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында фикер алыштылар.  "Дюраселл Раша" ҖЧҖ вәкилләре белән очрашуда министр Александр Шадриков, министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.

Автомобиль тоткарланган, гаеплеләр ачыклана. Узган ялларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары фототозаклар ярдәмендә Тарн-Вар елгасын пычратуга юл куйган закон бозучыларның эзенә төшкән.

"Һәр кошчыкка - җимлек" - Чистай районының катнаш төрдәге 22нче балалар бакчасында шундый исемдәге акция оештырдылар.

"Парус" ҖЧҖ санкциясез чүплек хасил итүдә гаепле дип танылды. Татарстан Республикасы Югары суды тиешле карар чыгарды. Санитар-экологик ике айлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә такталар, тартмалар һәм керамик плитәләр белән чүпләү фактын ачыклаган.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Шәһәрнең "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга бүген Җирдә яшәешнең барлыкка килүе һәм үсеш алуы турында сөйләделәр. Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында экологик-агарту чарасын ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре һәм "Казан Кремле" Татарстан музей-тыюлыгының Табигый тарих музее хезмәткәрләре уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкчелегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Утырыш барышында комиссиянең 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2019 елда эш планы турында сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International