ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы чыгарган штрафларны түләү, шулай ук табигатьтән файдаланучы предприятиеләр тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә тискәре зыян өчен түләтүләр экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелә. Килгән барлык акчалар, ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, муниципаль районнарның Башкарма комитетлары тарафыннан табигать саклау чараларын уздыру өчен кулланыла.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Чистай районы территориясен һавадан күзәтү барышында шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә җитештерү һәм куллану калдыкларын (тауар бетонын җитештерү калдыклары) санкциясез урнаштыру очраклары ачыкланган. Шулай укТатарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары гомуми 180 кв.м.лы мәйданда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу һәм күчерү фактын теркәгән.

Балык Бистәсе районының Масловка һәм Анатыш авылларында көнкүреш калдыкларының санкциясез ике чүплеге бетерелде. Аларның гомуми мәйданы - 58 кв.м., күләме 11 куб. м. тәшкил итте.

"Экология" илкүләм проекты турында - бүген "Чиста Татарстан" программасында. Студия кунагы - ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский экологлар каршында нинди стратегик бурычлар торуы, һәм аларны республика территориясендә гамәлгә ашыру буенча гамәлләр планы хакында сөйләячәк.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Актаныш районы Усы авыл җирлегенең Качкын торак пунктында экологик мониторинг барышында төзелеш һәм көнкүреш чүбе рәвешендә җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеге ачыкланган. Чүпләнгән территория мәйданы 550 кв.м. тәшкил иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Усы авыл җирлеге башлыгына ачыкланган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Күрсәтмә вакытында үтәлгән, чүплек оештыруны тыю билгесе куелган.

Чүпләмәгән җирдә генә түгел, чүп белән ничек дөрес эш итәргә икәнен белгән җирдә дә чиста. Калдыклар проблемасы бүген кешелек юлыккан иң мөһим экологик проблемаларның берсе. Ясалма материаллар пәйда булганнан соң, безнең калдыклар чүплекләрдә дистәләрчә һәм йөзләрчә еллар ятып, җирне, суны һәм һаваны пычрата.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

80 мең сумлык штраф һәм җитешсезлекне бетерү өчен бер ай вакыт. Татарстан Республикасы Югары суды Каратай елгасын пычратуга карата Татарстан предприятиесенең катнашы булуы турында экологлар позициясен хуплады.

Кама Тамагында гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу факты ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре һәм Россия ЭЭМ "Кама Тамашы" МБ "Югары Ослан" полиция бүлеге хезмәткәрләре катнашында уздырылган уртак рейд барышында Куйбышев сусаклагычының яр буе-саклык полосасында 1080 кв. м. мәйданлы һәм 0.4 метр тирәнлектәге законсыз карьер булуы ачыкланды, янәшәсендә гомуми күләме 120 куб. м. комлы-вак ташлы ике өем дә бар иде.

 Яр Чаллы шәһәренең "Алма" коммерциясез бакчачылык ширкәтендә урнашкан җир кишәрлегенә тоз эретмәсенең түгелүе турында гражданнардан килгән мөрәҗәгать нигезендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре тарафыннан административ эзләтү эше кузгатылды.

"Чиста биттән!" экологик рәсемнәр конкурсы кысаларында 2529 иҗади эш кабул ителде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырган конкурс 2018 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр 1-11 сыйныф укучылары арасында барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International