Әлмәт районында “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал” акциясе кысаларында 47 тонна 800 кг макулатура җыелды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, халыкны экологик агарту һәм каты коммуналь калдыкларны аерып җыю эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту буенча чаралар планы-гафигын үтәү кысаларында, республика территориясендә “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал” дигән федераль экологик проектын тормышка ашырды.  Әйтергә кирәк, акция макулатура тапшыру традициясен яңартуга ярдәм итә. Бу исә кәгазь җитештерүчеләргә – кыйммәтле һәм кадерле агач чималын, ә инде планетабызда яшәүчеләргә – аның ресурсларын янга калдыру мөмкинлеге бирә. Әлеге  проектта республикабызның барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре катнашты. Икенчел чималны җыюда бигрәк тә Әлмәт районына тиңнәр булмады: алар җәмгысе 47 тонна 800 кг макулатура җыйды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International