Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Индустрия” бакчачылык ширкәте җыелышында катнашты. Чарада территорияләрнең экологик торышы, су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеген чикләү һәм гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китеп йөрүен тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Министрлык хезмәткәрләре бакчачыларга объектларда һәм территорияләрдә җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, алардан файдалану, аларны зарарсызландыру, транспортлау, саклау һәм күмү буенча экология һәм санитария-эпидемиология таләпләре турында искә төшерде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте