“Җир сәгате”ндә 57 МВт күләмендә электр энергиясе янга калдырылган

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында 30 мартта үткәрелгән “Җир сәгате” Бөтендөнья акциясендә катнашуга йомгак ясалды. Быел Татарстан, әлеге халыкара чарага кушылып,  57 мВатт электр энергиясен экономияләгән. Узган шимбәдә барлык хакимият органнары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, шулай ук республикабыз халкы, планетаның энергетика ресурсларын саклауга теләктәшлек белдереп, биналарның архитектура-декоратив утларын, торак эчендәге утларны һәм электр җайланмаларын сүндереп торды.

 Җир сәгате – табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт, планетабызның чикләнгән ресурсларын кайгырту символы, җәмәгатьчелекне климатны саклау буенча хәлиткеч чаралар күрүгә чакыру. Акция, Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән, ел саен, мартның соңгы шимбәсендә уздырылып, төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең энергияне һәм ресурсларны сак тоту, планетабызда экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын хәл кылудагы теләктәшлеген чагылдыра.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International