Чаллы предприятиесе экологик таләпләрне үтәмәгән өчен штраф түлиячәк

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә бер гражданин Чаллыдагы цемент “күлләвеге”ннән зарланып мөрәҗәгать иткән. Экологлар күрсәтелгән урынга килеп, чыннан да, закон бозу фактын раслаган. Нәтиҗәдә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ эш кузгатылган. Бетон катнашмасын ташу өчен билгеләнгән машина кузовын юганнан соң пычрак сулар утырмасын җиргә түгеп калдырган вазифаи зат административ җаваплылыка тартылган. Моннан тыш аңа ташлап калдырылган калдыкларны юкка чыгару буенча чаралар күрү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International