“Төзүче” бакча ширкәте әгъзалары экологларга мөрәҗәгать итте: бер бакча кишәрлегенең хуҗасы Долгое күленә ирекле үтеп керүне чикли торган койма торгызган.
Җирдә урманнарның роле нәрсәдә һәм планетадагы кайсы хайван иң җитезе? ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечеләре 21 нче урта мәктәпнең 4 нче сыйныфында укучыларга әйләнә-тирә дөнья, аның күптөрлелеге һәм рекордлары турында сөйләде.
Силуэты буенча агачларны ничек билгеләргә, ә хайваннарны кардагы эзеннән ничек белергә, кышын урманда яшәүчеләргә ничек булышырга? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Арчаның 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга кышкы чорда кыргый хайваннар һәм кошлар тормышы турында сөйләде.
2018 елда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 10457 хәбәр алынды. Аларның күпчелеге – 5599 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1327 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1300 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2231 мөрәҗәгать алынды.
Утырыш Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский җитәкчелегендә узды. Чара барышында "Экология" стратегик үсешенең төп юнәлеше буенча ведомствоара проект офисы турында нигезләмә каралды һәм расланды.
"Аерым җыелган калдыклар - ул чүп түгел, ә әйләнә-тирә мохиткә басымны арттырмыйча, безгә кирәкле товар алу мөмкинлеге булган икенче чимал", - география укытучысы Мәсәгүтова Роза Риф кызы дәресне шулай башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары "Садовод-НК" бакчачылык җәмгыяте вәкиле белән берлектә Соболеково күлен мониторинглау максатында рейд уздырды.
Бүген Арча, Балтач һәм Кукмара районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халыкка табигать саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләрдә консультацияләр бирде.
"Урыс зираты янәшәсендә чүп өеме ята", - дип хәбәр итте Менделеевскида яшәүчеләрнең берсе Кама буе территориаль идарәсенең кайнар линиясенә. Табигать саклау законнарын бозу факты расланды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе Татар табигать саклау районара прокуратурасы белән берлектә уздырылган тикшерү барышында табигатькә каршы хокук бозу очрагын ачыклады.