Чиста киләчәк өчен бүген чиста булу кирәк! Минзәлә районында өмә узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районы “БЕРЕЗКА” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән, битараф булмаган барча кешене өмәләрдә катнашырга өндәп, “ЭкоЯз – 2019” сантария икеайлыгы кысаларында флешмоб үткәрелде. Чиста, уңайлы территориядә яшәү – безнең теләгебез генә түгел, бер үк вакытта бурычыбыз да. Балалар белән үткәрелгән чара кысаларында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча сөйләшү булды. Шуннан соң сабыйлар, олылар белән беррәттән, гөр китереп, территорияне җыештырырга кереште. Иң элек алар балалар бакчасы территориясен тәртипкә салды. Өмә – чисталыкта яшәү омтылышын күрсәтүнең, язгы матур көндә табигатьтә рәхәтләнеп аралашуның менә дигән ысулы. “Кешенең үзендә генә түгел, аның тирә-юнендә дә тәртип булырга тиеш”, – ди акцияне оештыручылар. Чара кысаларында сабыйлар Кама буе территориаль идарәсе белгечләре җитәкчелегендә балалар учреждениесе территориясенә сыерчык оялары элде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International