Татарстанга эш визиты белән Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Ястребов килде

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары  Сергей Ястребов  килде. Ведомство җитәкчесе урынбасары “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыятен оештыруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышында катнашу кысаларында Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә булды. Сергей Ястребов Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән Кама елгасының сул як ярындагы чикләгеч дамбаны, Куйбышев сусаклагычында Кама һәм Тойма елгаларының ныгыту чараларын күрүне таләп иткән яр буйлары өлешләрен карады. Чаллы шәһәренә сәфәре кысаларында табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре Мәләкәс елгасына барып килде. Су объектын экологик реабилитацияләү проектын “Экология” илкүләм проекты кысаларында “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты составына кертү планлаштырыла. Эшлекле сәфәре барышында Сергей Ястребов тагын бер объектта – Түбән Кама сусаклагычында булды. Объектның икътисади иминлеген тәэмин итү максатыннан, “РИТЭК” ААҖ “Түбән Кама сусаклагычында күлдәге нефть чыганагының файдаланылмый торган торбаүткәргечләрен сүтү” буенча проект документларын эшләгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International