“Бәллүр компас” премиясе сайтында халыкның интернет аша тавыш бирүе башланып китте. Илкүләм премиянең 2012 елдан тапшырылып килүен искә төшерик. Геогорафия, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә абруйлы халыкара бүләк бу. Чараны Рус географик җәмгыяте һәм “Газпром” гавами акционерлык җәмгыяте үткәрә. Премия алуга шулай ук Татарстанның “Минем формат – Россия” дигән проекты да дәгъва кыла. Бу – чукрак һәм начар ишетүче үсмерләр өчен ишарәләр телендәге 10 телепрограммадан торган цикл. Проект географиягә, туган як, туристлык юнәлешләрен үстерүгә һәм Россия буйлап сәяхәтләргә багышланган. Телепрограмма төрле өлкәләр буенча аң-белемнәрне киңәйтү кебек бурычны хәл кылуны күздә тота. Бер кеше тәүлегенә нибары бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин. 2019 елның 30 апреленә кадәр тавыш бирергә була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте