Табигатькә күңел бир! Әлмәт районында экологик квест булып узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Әлмәт районының “Дюймовочка” 1нче балалар бакчасында балаларның экологик культурасын үстерү һәм аларга иң гади экологик белемнәрне сеңдерү өчен “Табигатькә күңел бир!” дигән экологик квест булып узды. Экоквестта сабыйларга кызыклы башваткычлар чишәргә туры килде. Һәр бирем ниндидер бер экологик мәсьәләгә: урманнарны кисү, сирәк хайваннарның юкка чыгуы, зарарлы чүп-чарның туплануы кебек мәсьәләләргә бәйле иде. Уен барышында сабыйлар зирәклек, фикерләү осталыгын, талатын күрсәтте. Балаларга шулай ук хайваннарның “торагы” турында табышмаклар чишәргә һәм табышмакның чишелеше тасвирланган рәсемне сайлап алырга тәкъдим ителде. Шуннан соң нәниләр финиш сызыгында үзләрен күчтәнәчле кәрҗин көтеп торган комачаулыклар полосасын узды. Чара ахырында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре шаян-шук малай-кызларга грамоталар һәм тәм-томнар тапшырды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International