2019 елның 16 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетында “Case-in” Халыкара чемпионатының сайлап алу этабы үткәрелә. Чемпионат “Тау эше”, “Геология-разведка”, “Нефть-газ эше” һәм “Металлургия” юнәлешләре буенча белем алучы вузлар студентлары һәм аспирантлары өчен тәҗрибә юнәлешендәге мәгариф проекты булып тора.
Россиядә чемпионат Россия Энергетика министрлыгы, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, “Росмолодежь”, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, “Яңа проектларга этәргеч бирү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” коммерциясез автоном оешмасы ярдәмендә уздырыла.
Сайлап алу этабының максаты – “Нефть-газ эше” юнәлеше буенча иң перспективалы укучыларны ачыклау, шулай ук аларга практик белемнәр, тәҗрибә һәм яңа һөнәрләр үзләштерүгә ярдәм итү, инженер-техник белемнәрне популярлаштыру һәм яшь белгечләрне ягулык-энергетика, минераль-чимал секторына җәлеп итү. Сайлап алу этабында җиңгән команда Мәскәүдә Чемпионат финалында катнашу хокукы ала.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте