Буа шәһәре “Солнышко” балалар бакчасында, игътибарыбызны экология, туып үскән төбәгебезнең чисталыгын һәм гүзәллеген саклау мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан, экология дәресе булып узды. Анда педагоглар һәм балалар рәхәтләнеп җырлады, шигырьләр укыды, “кече туганнарыбыз” турында сөйләде, төп геройлары һәм алып баручылары кошлар булган дидактик уеннарны искә төшерде. Балалар барлык биремнәрне бик уңышлы үтәп, әй, сөенде! Чарада Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты.
«Кошлар кешеләр тирәсенә елышыбрак яшәргә ярата. Безне алар искиткеч сайраулары, мамыктай җиңел очулары, матур каурый-канатлары белән сокландыра. Алар табигатькә һәм кешеләргә бәһаләп бетергесез файда китерә. Табигатькә рәхмәтле булып, кошкайларыбызны саклау өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тырышыйк әле!” – дип мөрәҗәгать итте сабыйларга балалар учреждениесе педагогы.
Экология дәресе кысаларында балалар, өмәләрдә актив катнашырга өндәп, педагоглар белән флешмоб уздырды. Әйтергә кирәк, балалар бакчаларында мондый чаралар үткәрү традициягә әйләнде инде. Шулай итеп, ата-аналар, балалар һәм педаоголар шәһәрләребез территориясен бик тә уңайлы табигать почмагына әйләндерергә ярдәм итә.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте