Ел башыннан бирле экологлар җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендә закон бозуның 128 очрагын ачыклаган инде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез генә чыгаруның 15 очрагын теркәгән, җир асты суларын лицензиясез чыгаруның 23 очрагы, лицензия шартларын үтәмәү буенча 90 закон бозу очрагы ачыкланган. Карьерларны законсыз төстә эшкәртүгә бәйле рәвештә салынган административ штрафлар суммасы 3,1 млн сум, җир асты сулары буенча – 1,1 млн сум тәшкил иткән.
“Мисалга, Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре Алабуга районында 1298 м2 мәйданда законсыз эшкәртелгән карьерга тап булды. Лаеш районында карьерны лицензиясез эшкәртү аркасында китерелгән зыян күләменең 12,6 млн сумнан артыграк тәшкил итүе исәпләп чыгарылды. Материаллар Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенә җибәрелде”, – дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсе барышында министр урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров. Ул шулай ук гомумтаралган файдалы казылмаларны урлау факты буенча җинаять эшләре кузгатуга мисаллар китерде. Әйтик, Әлмәт районы Новотроицкое торак пунктында известьташны рөхсәтсез чыгару буенча ( 8,1 млн сумлык зыян китерелгән). Әлмәт районы Рождественка авылы тирәсендә гомумтаралган файдалы казылманы (кызыл балчык) урлау факту буенча РФ Җинаять кодексының 158 статьясындагы 3 өлеше (“Урлау”) нигезендә җинаять эше кузгатылган. Фаяз Шакиров шулай ук Арча, Балык Бистәсе, Биектау районнарында да гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очракларының ачыклануын билгеләп үтте. 2019 елда китерелгән зыян күләме 23 млн сумнан артыграк тәшкил иткән инде. Шулай ук зыянны суд тәртибендә түләтү эше алып барыла: әле шушы араларда гына "ЭкспертРТ” ҖЧҖдән 7,5 млн сум күләмендә китерелгән зыянны түләтү турында Казан шәһәре Мәскәү районы суды карары законлы көченә кергән. Җәмгыять Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгарган. Закон бозу очрагы 2017 елда “ГЛОНАС-112” дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә теркәлгән.
Киңәшмә барышында дәүләт экологик экспертиза бүлеге начальнигы Ольга Манидичева 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елның 1 кварталы буенча башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Ул Министрлыкның дәүләт экологик экспертиза өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен үтәве, территориаль планлаштыру документлары проектларын карап тикшерү эше һәм Министрлыкның ниятләнелә торган теге яки бу хуҗалык эшчәнлеге буенча карарлар кабул итүдәге эше турында сөйләде.
Бүген шулай ук аппарат киңәшмәсе кысаларында җир асты биләмәләрен геологик яктан өйрәнү, геологик мохиткә мониторинг ясау һәм аны саклау өлкәсенә зур өлеш керткән өчен “Геология һәм җир асты биләмәләреннән файдалану буенча Татарстан Республикасы фәнни-җитештерү берләшмәсе” дәүләт унитар предприятиесе коллективына ТР Президенты Рәхмәте белдерелде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте