Аерып җый! Әлмәттә сабыйлар чүпне аерып җыю күнекмәләренә өйрәтелде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәре 34нче балалар бакчасында “Экояз 2019” кысаларында “Табигатькә күңел бир!” экологик квесты булып узды. Балалар чүпне аерып җыю, калдыкларны икенчел куллану күнекмәләрен үзләштерде, үсемлекләрне карарга-тәрбияләргә өйрәнде. Уенның һәрбер “тукталышы” билгеле бер максатны күздә тотты.  Әйтик, сабыйлар уртак уен барышында “Чиста шәһәр” тукталышында тылсымчыга шәһәрне чистартырга-җыештырырга булышты. Балаларга, чүпне чыгышына бәйле рәвештә, ягъни пыяла калдыкны – шундый ук пыяла, пластикны – пластик, кәгазьне – кәгазь, тимерне – тимер белән  җыярга кирәклеге аңлатылды. Болай эшләгәндә, табигатьнең пычранмыйча калуы белән беррәттән, чүпне дә яңа әйберләр ясау өчен кулланырга була, дип искәртелде. Бу күнекмәгә “Бөтен чүпне эшкә җигәбез” дигән “тукталыш”та бик яхшылап өйрәтелде дә. Биредә балалар гадәти пластик шешәләрдән һәм капкачлардан бильбок уены өчен спорт кирәк-ярагы әзерләде. Уенның чираттагы – “Кешеләрне сөендереп, чәчәкләр утырт” “тукталышы”нда нәниләр, чын чәчәк утыртучылар кебек, савыттагы туфракка петуния орлыкларын чәчте. Үскәч, балалар бакчасы территориясендәге түтәлләргә күчереп утырту өчен! Моннан тыш һәрбер командага үзләренең шәһәрләре һәм планеталарын ничегрәк күзаллауларын сурәтләү тәкъдим ителде. Кояшлы, якты һәм матур булсын өчен алар турында даими кайгыртырга кирәк, диеште балалар.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International