Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Арча районында яшәүчеләргә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирде. Гражданнарны кабул итү видеоконференция рәвешендә үткәрелде. Анда ташландык суларны чистарту системаларын модернизацияләү, шулай ук укучыларны экологик яктан агарту мәсьәләләренә кагылып үтелде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча кирәкле аңлатмалар бирелде.
“Без контрольлек-күзәтчелек эшчәнлеген генә хәл итеп калмыйча, мөмкинлеккә карап, табигатьне саклау инициативаларын гамәлгә ашыруга да ярдәм итәргә тырышабыз. Сез экология буенча теләсә нинди сорау белән Министрлыкның территориаль идарәләренә мөрәҗәгать итә аласыз”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков онлайн-кабул итү барышында.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте