ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары Мамадыш районында җир законнарын бозуны ачыклаган. М7 трассасы буенча 945нче чакрымда урнашкан юл буе кафесыннан канализация агынтыларының туры урманга агуы беленгән.

"Бер карлыгач килеп яз булмый" дисәләр дә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә һәркайсыбызның шәхсән мөнәсәбәте экологиягә ярдәм итәргә сәләтле. Барлык бөек гамәлләр кечкенә бер адымнан башлана һәм фәкать шәхси катнашлык һәм үрнәк белән генә без тирә-юньдәге дөньяны саклап кала һәм яхшырта алабыз.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология министрлыгында контрольлектәге субъектлар һәм табигатьтән файдаланучылар өчен "Су объектарыннан файдалану һәм саклау" темасына ачык тыңлаулар узды. Чара табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны кисәтү максатыннан үткәрелде. Тыңлауларда Татар табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм Түбән Идел бассейны су идарәсе вәкилләре катнашты.

Яңа ел ЭкоФесты 2018гә чаклы бик аз вакыт калды, экология яратучылар командасы бар кешене 16 декабрьдә "Штаб" Креатив индустрияләр резиденциясендә көтә. Чараны оештыручы - "ЭкоЛогично. Казан" иҗтимагый хәрәкәте. Фестиваль лекцияләрендә үз тәҗрибәсе һәм белемнәре белән блогерлар, волонтерлар, оешмага нигез салучылар һәм җитәкчеләре уртаклашачак.

213 җирле кеше су басу ихтималы зонасыннан чыгарылган. Язгы ташу чорында суларның тискәре йогынтысыннан 318 млн сум күләмендә ихтимал зыян булдырмый калынган.

Халык контроле системасы аша Яшьлек проспектында урнашкан автоюгычта су агызу турында мөрәҗәгать килгән. Мөрәҗәгать итүче табигать саклау  законнарын бозуны раслаучы фотосурәтләрне дә юллаган. Битараф калмаган шәһәр кешесенең борчылуы нигезле.

Россия Федерациясе Конституциясе көне - ул дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм. Бу безнең уртак бәйрәмебез! Без заманча Россия - ирекле һәм бөек ил белән горурланабыз, үз кече ватаныбызны яратабыз һәм аның чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә омтылабыз. Шушы күркәм көндә илебездә һәммә кешенең үз иреген, тигезлеген, кирәклеген һәм әһәмиятен тоюын телим. Һәркем алдында барлык юллар һәм офыклар ачык булсын, алда фәкать якты һәм имин киләчәк көтсен. 


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Табигать саклау ведомствосы башлыгы белән очрашуда Татарстанның Идел-Чулман төбәге халкы табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм эре габаритлы чүпне складлау, үзәк китапханәнең китап фондларын экологик эчтәлектәге әдәбият белән тулыландыру мәсьәләләрен тикшерде.

Табигать - ул могҗиза. Кеше - аның бер өлеше. Кешеләр табигатькә меңнәрчә җепләр белән бәйләнгән. Кешенең тормышы табигать торышына бәйле. Табигатьне саклау өчен без балаларга барысының да үзебездән, безнең аңа карата мөнәсәбәтебездән торуын, табигатьнең асылда кешенең үзе булуын аңлатырга тиеш. Экологик агарту максатларында, "Чиста шәһәр" Экологик савыктыру системасына ярдәм һәм аны үстерү ассоциациясе" һәм В.В.Докучаев исемендәге Үзәк туфракны өйрәнү музее "Без Россиянең чиста шәһәрләре яклы" экологик бәйгесен уздыра.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтләрне алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын үткәргәндә җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International