Бүген Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы 2018 елга йомгак ясалды. Ведомство хезмәткәрләренә бүләкләрне министр Александр Шадриков тапшырды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыга түләмәгән өчен 100 мең сумга кадәр административ штраф. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәттәге ике компаниягә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Россия Федерациясе мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары (6-11 сыйныфлар - агитбригада номинациясендә катнашу өчен) "Зилант" ХIX ачык шәһәр экологик форумында катнашу өчен чакырыла.
Балаларны кече яшьтән үк табигать дөньясына җәлеп итү - ул өзлексез экологик белем бирү системасында беренче, башлангыч басма. Баланың даими рәвештә табигать белән бәйләнештә булуы сизелерлек савыктыру нәтиҗәсен бирә, психологик киеренкелекне бетерә, стрессны һәм агрессияне бетерергә булыша, тере табигатькә мәрхәмәтле мөнәсәбәт булдыра.
2019 елның 1 гыйнварында "Су белән тәэмин итү һәм су агызу турында" федераль законга берничә үзгәреш үз көченә керәчәк. Әгәр хәзерге вакытта су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системаларының эре абонентлары өчен әйләнә-тирә мохиткә китерелгән тискәре йогынтыны булдырмау максатларында Росприроднадзорның ТР буенча Идарәсе тарафыннан пычраткыч матдә ташландыкларының, бүтән төрле матдәләрнең һәм микроорганизмнарның мөмкин булган нормативлары билгеләнсә, яңа елдан исә әлеге таләп гамәлдән чыга. 2019 ел башында су агызу буенча үзәкләштерелгән челтәрләрнең барлык абонентлары да агынты суларда состав нормативын сакларга тиеш булачак, аларын, үз чиратында, су объектларын пычратудан саклау максатларында җирле үзидарә органнары билгели.
Су саклау зоналары чикләрендә хуҗалык һәм башка төр объектларны эксплуатацияләү фәкать су объектларының саклануын тәэмин итү шартында гына рөхсәт ителә, дип кисәтә экологлар. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Дала Зәе елгасы янында РФ Су кодексын бозуның чираттагы очрагын ачыклады.
Без укыганнан соң гәҗит, журнал яки брошюра белән нәрсә булганлыгы турында уйланганыгыз бармы сезнең? Әгәр сез аны ташлаган булсагыз, ул чүплектә булачак, биредә башка чүпләр арасында тыныч кына череп ятачак. Әгәр сез аны икенчел чимал итеп тапшырган булсагыз, ул икенче гомер алачак. Тапшырылган макулатураны иң әүвәл кәгазьгә һәм картонга аералар, аннан соң ул эшкәртүгә озатыла.
Өлкәннәрнең роле балаларны дөнья һәм табигать белән мәрхәмәтле диалогка керергә өйрәтүдә, чөнки сабыйлар өлкәннәрнең сүзләренә игътибарлы һәм күзәтүчән, аларның гамәлләрендәге яхшы белән начарны яхшы аералар. Хәзерге вакытта экологик тәрбия проблемалары беренче планга чыкты һәм моңа зур игътибар бирелә.
2018 елда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 10574 хәбәр алынды. Аларның күпчелеге – 5605 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1339 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1340 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2290 мөрәҗәгать алынды.