Александр Шадриков Уфада Халыкара экология форумында катнашты

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республикабыз делегациясе составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар.

Эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “ВДНХ-ЭКСПО УФА” мәйданчыгында Халыкара экология форумының күргәзмә экспозициясе белән танышты,  дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Күргәзмәдә катнашучы компанияләр җитештерү калдыкларын җыю, эшкәртү, утильләштерү буенча җиһазлар һәм технологияләр, әйләнә-тирә мохитнең иминлеген саклау өлкәсендәге эшләнмәләр, икенчел ресурсларны эшкәртү технологияләрен тәкъдим иткән.

Форумның эшлекле программасы кысаларында эш сессияләре һәм “Түгәрәк өстәл”ләр уздыру планлаштырылган. Бүген Александр Шадриков Башкортстан Республикасының һәм аның белән чиктәш территорияләрнең экологиясенә багышланган фикер алышуда катнашкан.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International