Табигать байлыкларына ихтрамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт булганда гына кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара гармониядә яшәве турында сүз булырга мөмкин. Без – табигать белән бербөтен, шуңа күрә үз гамәлләребез өчен җаваплылык тотарга һәм аларның нәтиҗәләрен бәяләргә тиешбез.
Сабый күңеле изгелеккә тартыла икән, иң элек аңа экологик тәрбия бирә башлау кирәк. Балаларга табигатьнең үзләренә караганда көчсезрәк булуларын, шуңа күрә аны сакларга, якларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген күрсәтү-аңлату мөһим. Л.Н.Толстойның “Ясная Поляна” музей-утары” дәүләт мемориаль һәм табигый тыюлыгы, экологик тәрбия максатыннан чыгып, “Табигатьне сакла!” дигән темага балалар арасында халыкара иҗат бәйгесе – плакат бәйгесе үткәрә.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Яңа 2019 ел белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!
Үсешенең барлык стадияләрендә дә кеше үзен чолгап алган әйләнә-тирәлек белән тыгыз бәйләнгән. Индустриаль җәмгыять барлыкка килгәч, кешенең табигатькә булган йогынтысы масштаблыракка һәм һәлак итә торганга әверелгән. Хәзер әйләнә-тирәлекнең химик пычрануы аеруча мөһим мәсьәләгә әверелде.
"Бәллүр компас" илкүләм премиясенә җиденче заявка кампаниясе старт алды. Катнашу өчен заявкалар география һәм экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә проектларын тормышка ашырган Россия Федерациясе һәм башка дәүләтләрнең гражданнарыннан, иҗади берлекләрдән, үзебезнең ил һәм чит ил оешмалары һәм предприятиеләреннән кабул ителә.
Экология турында сүз барганда яраксызланган ток чыганаклары әһәмиятле урын алып тора. Беркемгә дә сер түгел, чүп чиләгенә ташланган бер батарейка 20 квадрат метр туфракны авыр металл белән пычрата яисә 400 литр суны агулый. Шуңа күрә дә алга киткән илләрдә аларны һәр җирдә махсус боксларга җыялар.
2018 елда Татарстан Республикасында табигать саклау чараларын тормышка ашыру барлык дәрәҗә бюджетлары акчасы хисабына гамәлгә ашырылды.
10 мартка кадәр "Планетаның сәламәтлеге? Минем кулларда!" халыкара балалар иҗат конкурсы - 2018-2019 катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Катнашу өчен 17 яшенә кадәрге балалар чакырыла.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Яшел Үзән муниципаль районының Займище пос. янында Куйбышев сусаклагычының яр буе территориясендә табигый-рекреация тирәлекләрен үстерү проектын эшләү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеменең һәм Министрлыкның Иҗтимагый советының уртак утырышы булды.
Яңа ел – балалар өчен иң көтелгән һәм күңелле бәйрәм. Алар бүләкләр көтә, әлегә әкияти персонажларның булуына ихлас ышанып яши. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында балалар өчен яңа ел тамашасы булды.