Хуҗалык эшчәнлеге экология таләпләрен санга сукмыйча алып барылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй шәһәре предприятиесе территориясендә автомобиль шиннарын өеп кую фактын ачыклаган. Экологлар әйтүенчә, яраксызга әйләнгән покрышкалар хәвефлелекнең дүртенче классына керә. Аларны шәһәр һәм авыл җирлекләре тирәсендәге территорияләргә урнаштыру “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” №7-ФЗ Федераль законның 51 статьясы таләпләре нигезендә тыелган. Пычранган территория мәйданының 12 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Моннан тыш предприятиенең туфракка мазут агызуга юл куйганлыгы билгеле булган. Экологлар пычранган урындагы туфрактан пробалар алган. Рейд тикшерүе барышында шулай ук һавага зарарлы матдәләр чыгару буенча оештырылган стационар чыганакның урнаштырылганлыгы да билгеләнгән. Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектның дәүләт учетына алынмаганлыгы мәгълүм булган. Кама аръягы территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре, һаваны пычратучы матдәләрне билгеләү өчен, үлчәү-проба алу эшләрен башкарган. Нәтиҗәдә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”), 8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”), 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”), 8.46 статьясы (“Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт учетына алуга заявка тапшыру, учет мәгълүматларын актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру бурычын үтәмәү яки вакытында үтәмәү”) буенча административ тикшерү кузгатылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте