Лаеклы хезмәтләр торган саен күбәя. Әтнә районында эко-конференция узды

2019 елның 19 апреле, җомга

Климатның үзгәрүе, биотөрлелекне саклау һәм туып үскән төбәгебезнең табигый ландшафтын үзгәртү. Әтнә районы укучылары район күләмендә оештырылган экология конференциясендә шушы һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты. “Әлеге чара һәр ел саен үткәрелеп килә. Лаеклы хезмәтләр саны елдан-ел күбәя, укучыларның мәгълүмат бирүдәге осталыгы арта”, – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш.

Йомгак ясаганда, темаларның актуальлеге һәм укучыларның йомгакларны ни дәрәҗәдә мөстәкыйль ясаулары исәпкә алынды. Шулай ук проект максатларын тормышка ашыру ягыннан якындагы өч айга бурычлар билгеләнде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International