Түбән Камада балалар экология-биология үзәгенә йөрүчеләр табигатьне саклауга өндәгән үтә шәп флешмоб оештырды. Биредә аның инде унбишенче ел оештырылуы! 20 экоактивист бик матур итеп бизәлгән трамвайга утырып, шәһәр әйләнде. Табигать сөюче балалар листовкалар һәм әләмчекләр таратты, шигырь сөйләде, җырлады. Әйләнә-тирә мохитне саклау акциясен оештыручылар билгеләп үткәнчә, модага иярү түгел, бәлки үзенең яшәү урыны табигатенә битараф булмаган һәркемнең бурычы бу. Профилактика чараларын әнә шулай киң колачлы итеп үткәрү гражданнарга табигатькә карата сакчылрак һәм җаваплырак мөнәсәбәттә булуга этәргеч бирә. Әтйрегә кирәк, санитария икеайлыгы кысаларында экология-биология үзәгенә йөрүче балаларның соңгы акциясе түгел әле бу. Алар шулай ук “Парклар маршы”, “Чиста чишмәләр” һәм “Ак каен” акцияләрен үткәрергә җыена.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте