Ульяновск, Оренбург, Әстерхан, Төмән өлкәләреннән, Дагыстан Республикасы, Удмуртия, Чуашстан һәм Татарстаннан 111 укучы һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар Буа шәһәренә җыелды. Биредә “М.Вахитов исемендәге гимназия” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә “Минем кече Ватаным” дигән III Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чара кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре экология мәсьәләләре буенча бераз гына гимназистларның белемнәрен тикшереп алды. Иң акыллы-белемлеләренә очрашу истәлеге итеп кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Конференциянең төп йомгагы: һәрбер кеше табигатебезнең киләчәге өчен җаваплы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте