Бүген Чиләбедә “Чиста ил” федераль экология форумы үткәрелә. Чарада Россиянең 85 төбәгеннән 500дән артыграк эксперт, галим, эколог, җәмәгать вәкилләре һәм волонтерлар, шулай ук федераль хакимият органнары, министрлыклар, күзәтчелек ведомстволары, зур предприятиеләр җитәкчеләре катнаша.
Форум 3 мәйданчыкта үткәрелә. Аларда калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасының сыйфаты, экологик тәрбия һәм экологик волонтерлык мәсьәләләре карала. “Индустриаль үзәкләрдә һаваның пычрануын киметү – экология һәм икътисад мәнфәгатьләре балансы” секциясендә дискуссиядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар. Экспертлар атмосфера һавасын пычратуның җыелма исәпләмәләрен куллану, зур сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы матдәләр күләмен киметү чараларының комплекслы планнарын тормышка ашыру, шулай ук предприятиеләрдә иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү буенча реформаны тормышка ашыру мәсьәләләрен карый.
Мәйданчыкларның эшенә пленар утырышта йомгак ясалачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте