Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре чираттагы тикшерү барышында Әлмәт районында Дала Зәе елгасы юлын күмүне ачыклаган. Тикшерүчеләр килгәндә, анда авыр техника – экскаватор эшләп торган. Подряд оешмасы югарыда телгә алып үтелгән урында су объектын файдалануга тапшыру турында карар кабул ителмәгән килеш кенә эшләр алып барган. Әлеге закон бозу өчен юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 статьясы (“Су объектын үзбелдеклеләнеп алу яки аннан билгеләнгән шартларны бозып файдалану”) нигезендә җаваплылыкка тартылган. Гаепле зат 50 мең сум күләмендә штраф түлиячәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте