Республикабызның Алексеевск һәм Спас районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Районнарда яшәүчеләргә табигатьне саклау законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов консультацияләр бирде. Кабул итүләр барышында чүп өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, рөхсәт ителмәгән чүплекләр бик еш ачыкланган урыннарга фототозаклар урнаштыру, Красный Баран авылында авария хәлендәге ГТСны ремонтлау мәсьәләләре каралды, хосусый эшмәкәрләргә каты коммуналь калдыкларны чыгару нормативлары буенча аңлатмалар бирелде. Карап тикшерелгән барлык мөрәҗәгатьләргә карата тиешле җаваплар ирештерелде, мәсьәләләрнең бер өлеше буенча контрольлек-күзәтчелек чараларын үткәрү турында карар кабул ителде.
Шулай ук Рөстәм Камалов үзенең сәфәре барышында ике районда да каты көнкүреш калдыклары полигоннарында булды.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте