Чистайның 20нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар яшь табигать сакчылары сафларына басты. Биредә "Әкияти урманга сәяхәт" узды, анда балалар урман җан ияләре белән танышты: кошлар дөньясын өйрәнде, салкын чорда бөҗәкләрнең кая качуын һәм төрле хайваннарның ничек кышлавын белде.
Төбәгебездәге хайваннар турында нәрсә беләбез? Якындагы урманда Кызыл китапка кертелгән сирәк төр хайваннар яшиме?
Иң экологияле предприятиеләр, табигатьне сакларга өйрәтә торган белем бирү йортлары, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган җәмәгатьчеләр һәм экология мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат җиткерүче журналистлар. Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәгендә республиканың "ЭКОлидер" конкурсына йомгак ясалды.
Табигатьне барыннан бигрәк табигатьнең үзендә булганда гына тоярга мөмкин. Ләкин сүзләрнең дә тылсымы бар: юлларны укыганда, без уй белән урманнарга, елга ярларына күчәбез һәм үзебез өчен шәһәрдән читтә торучы искиткеч дөнья барлыгын ачыклыйбыз. Экологик тәрбия бирү максатларында Россиянең Дәүләт гавами фәнни-техник китапханәсе һәм В.И.Вернадский исемендәге хөкүмәткә карамаган экология фонды "Библио-green в устойчивом мире" халыкара конкурсының уздырылуы турында игълан итә.
10 мартка кадәр "Планетаның сәламәтлеге? Минем кулларда!" халыкара балалар иҗат конкурсы - 2018-2019 катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Катнашу өчен 17 яшенә кадәрге балалар чакырыла.
Административ эзләтү эше барышында ачыкланганча, автотранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтүне һәм аларны ремонтлауны гамәлгә ашыручы оешма эш урынын пиролизлы су җылыту казаны ярдәмендә җылыткан. Утын яндырганда мичтә зарарлы матдәләр бүленеп чыга, алар төтен торбалары аша атмосфера һавасына эләгә.
Контейнер мәйданчыкларын карап тоту таләпләрен үтәмәгән өчен Казан, Яшел Үзән һәм Лаеш идарәче компанияләренә 400 мең сумнан артык суммада административ штрафлар салынды. Быелның декабрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары территорияләрнең чүпләнү фактын ачыклады. ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов билгеләгәнчә: "Административ хокук бозуларга сәбәпче булган барлык сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау барышында билгеләнгәнчә, чүпләнү калдыкларны вакытында чыгармау, көнкүреш калдыкларын җыю, вакытлыча саклау буенча контейнер мәйданчыклары янәшәсендәге территорияләрне карап тотуга битараф караш, шулай ук кайбер гражданнарның культура тәрбиясе булмавы нәтиҗәсендә барлыкка килә".
Суны кислород белән туендырырга һәм балыклар һәлакәтен булдырмаска. Бүген Яшел Үзән районының Займище бистәсе янында Идел елгасында узган табигать саклау акциясенең максаты шундый иде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре бергәләп 30 бәке тиште.
Аккош күленең биотөрлелеген саклау мәсьәләләре, 680 кг макулатура җыю тәҗрибәсе һәм салкын чорда кошларга һәм хайваннарга ярдәм - "Табигать һәм без" мәктәп укучыларының VII республика экология фестивалендә каралган темаларның тулы исемлеге түгел әле бу.
Быелның декабрендә Кама буеның берьюлы өч предприятиесе һавага чыгару чыганакларын пычраткыч матдәләрне тотып калу системасы белән җиһазландыру һәм модернизацияләү турында хисап тотты.