Кошкайларны кышын ашату – күптәннән килгән бик күркәм һәм кирәкле гадәт. Шуны истә тотып, Толымбай урманында, “Чайка” савыктыру лагере янәшәсендә, канатлы дусларыбыз турында кайгыртуга багышланган чара узды. Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм педагоглар катнашты.
Зарарлы матдәләр эләккән ташландык сулар өлешен киметү, су хуҗалыгы комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү, коммуналь чистарту корылмаларын төзү һәм модернизацияләү, китерелгән зыянны юкка чыгару. Кичә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әнә шушы һәм экология өлкәсендәге төбәк программалары чараларын тормышка ашыру буенча берлектә эшләүне оештыруга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.
Экологлар карны рөхсәт ителмәгән урыннарга аударып калдыру очракларын ачыклау эшен дәвам итә. Бу юлы – Азнакай шәһәрендә.
Экологлар 2018 елның июлендә Лениногорск районы Каратай елгасында пычрак матдәләрнең тиешледән артыграк микъдарда булуы ачыклаган. Әлеге факт буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 статьясындагы 1 өлеше (“Су җыйганда һәм ташландык суларны су объектларына агызганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу”) буенча беркетмә төзелеп, 80 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза чарасы билгеләнгән.
Чүп озак таркала, агулы матдәләр чыгарып, табигатьне һәм аның байлыкларын: һава, суны, азыкны боза. Якын киләчәктә калдыклар белән эш итү өлкәсендә җитди үзгәрешләр көтелә. Әлбәттә инде, бу мәсьәләдә күп нәрсә халыкның үзеннән дә торачак. Кешедә инде балачактан ук табигатьне ярату хисе тәрбияләргә, аны яклау зарурилыгын тоюны булдырырга кирәк. Бала әти-әнисеннән үрнәк алып үсә бит: олылар калдыкларны аерып җыйса, балалар да шулай эшлиячәк. Сабыйга планетабызны пычратырга ярамавын сеңдерерү шарт.
“Чыгышы”на бәйле рәвештә чүпне сортларга аеру һәм җыю – калдыкларга “икенче сулыш” өрү мөмкинлеге бирердәй процесс ул. Чаллы шәһәрендә 18 мәгариф оешмасының 5нче сыйныфлар укучылары заманча чүп савыты моделен булдырып, аның белән таныштыруга ирешкән.
Баланың тере табигать белән аралашуы үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Кышкы суыклар балаларны – кар, олыларны – бәйрәмчә кәеф белән куандырса, янәшәбездә кышларга калган кошкайлар тормышын шактый ук катлауландыра. Шуны истә тотып, экология тәрбия максатыннан, 35 нче лицейда экоотряд тарафыннан акция үткәрелгән. Чара “Кошлар өчен ресторан” дип аталган.
Түбән Камада яшәүчеләрдән “Халык контроле” системасы аша территорияне чүпләү турында хәбәр кергән. Гражданнар Тынычлык урамында урнашкан йортлары янәшәсендәге кырга агач кабель барабаннарын һәм аларның калдыкларын китереп ташлау турында җиткергән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары исәпләп чыгарганча, чүп-чар китереп өелгән территория мәйданы 120 кв.м тәшкил иткән.
Халыкның экологик культурасын һәм бу өлкәдәге аң-белемен үстерү мөһим. Шуны истә тотып, Чаллыда Театр елы кысаларында экологик агарту теориясе һәм практикасына багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды. Чарада экологик белем, тәрбия һәм агарту буенча көн кадагына суга торган проблемаларга кагылышлы фикер алышу булды һәм заманча шартларда аларны хәл кылу юллары билгеләнде.