Ык буе идарәсе белгечләре санитария-экология икеайлыгы кысаларында җир законын бозу очрагын ачыклаган. Тәгаенләп әйтсәк, алар Нефтьчеләр урамында 62 кв.м мәйданда кирпеч, бетон, киселгән агач ботаклары һәм башка төзелеш чүп-чарыннан торган чүплеккә юлыккан. Әлеге чүплектән тыш, Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенең Губкин урамында тагын бер чүплек табылган. Монысының мәйданы 130 кв.м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Биредә төзелеш калдыклары, агач такталар, пластик калдыклары ташлап калдырылган. Чүплек кыска гына вакыт эчендә юк ителергә тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте