“Уңай динамика күзәтәбез”. Экологлар республикабызның үзәк төбәгендә тимер юллар тирәсенең санитария хәлен тикшерде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча Горький тимер юлы Казан төбәге саклау полосасының һәм аның территорияләренең санитария торышын тикшерү барышында рөхсәт ителмәгән 34 чүплек табылды. Рейдта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, иҗтимагый инспекторлар, “Росприроднадзор” ТР буенча идарәсе, “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе белгечләре, Горький тимер юлының Казан төбәге, Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Биектау районнары вәкилләре катнашты.

“Тулаем алганда, тимер юлларның саклау полосаларының санитария торышы буенча уңай динамика күзәтәбез: зур чүплекләр саны, аларның гомуми саны кими. 2018 елның апрелендә 35 чүплек табылса, 2017 елда – 47 иде”, – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары  Алмаз Исмәгыйлев.

Табигатьне саклау законын бозучыларга тиеле хәбәрнамәләр җибәреләчәк, карарлар чыгарылачак һәм беркетмәләр төзеләчәк. Шул документлар нигезендә чүплекләр кыска гына вакыт эчендә юк ителергә тиеш. Дәүләт инспекторларының күрсәтмәләре үтәлешен тикшерү өчен тимер юл кырыйлары буйлап кабат йөреп чыгылачак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International